Намус

 

Беләктән битәр, йөрәккә авыр
бер нәрсә бар.
Ул – ялгызлык.
Гаепсезгә пычрак атучыга
Куеп булмый икән авызлык.
Ай-һай авыр икән, намус,
Сине керсез килеш саклау.
Ялгыз башка язык икән,
Хәтта, елмаеп та атлау.
Ай-һай, авыр икән,
Намус, сине саклау
Гаепсезгә пычрак атучыдан,
Икейөзлеләрдән яклау.
Син булмасаң, бәлки,
Рәхәт булыр иде миңа да!
Шунысы да бар: син булмасаң,
Мин яшәмәс идем дөньяда.

Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
2007 ел

Саба, Олы Шытсу авылы

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!