Җәйләр үтеп бара,
Бик аз җылы һава.
Йөрәктәге җөйгә
Табылырмы дәва?
Мәхәббәтле парга,
Язмыш куйган тамга.
Күңел җылы тапсын,
Күмелмәсен зарга.
Онытмагыз юлны,
Яңгырдан соң сулы.
Чәчләреңнән сыйпар
Газиз әнкәй кулы.
Язмыш киртә түгел,
Җимермәсен күңел.
Яраланган ярлар
Башын игән бүген.
Әйләнмикче колга,
Бәхет торсын юлда.
Тормыш дилбегәсен,
Кысып тотыйк кулда.
Ни дисәк тә якын,
Үзебезнең һава.
Ят чәчәкләр исе
Була алмас дәва.
Түзем безнең халык,
Түкми — чәчми зарын.
Саклый, яклый динен,
Җырлый моңлы җырын.
Сәлимә НИГАМАТОВА
2017 3 август.
Башкортстан