Уйлап куям, нигә соң син миңа?
Син бит минем йөрәк ярасы.
Синнән алып миңа җитәр өчен
Озак еллар буе барасы.
Синнән алып миңа кадәр ара
Тулы гомер узып китәрлек.
Яланаяк чыгып ташлы юлдан
Җирдән айга барып җитәрлек.
Синнән миңа кадәр булган ара
Үтеп булмас упкын сыйдырган.
Бәхет синең хәтереңнән мине
Чүл җилләре белән җуйдырган.
Синнән миңа кадәр булган ара
Юлы юктыр, юктыр сукмак та.
Мин бары тик ялгыз янам хәзер
Икәү бергә яккан учакта.
Миннән сиңа кадәр булган ара
Тик бер адым белән туктала.
Уйлап куям, кирәкме соң миңа
Безнең ара кебек бу яра?