Бигрәк озын булды быел кышы…
Тәүге тамчы көтеп зарыктык.
Дус-дошманның, белмим, кайсы якын –
Ак-караны бутап ялыктык.
Эч-бавырны каезлады җиле –
Табарга соң иске толыпны!
Урыс кышы камчы гына түгел –
Чыныктыра ипсез холыкны!
Яргаланды каешланган тире,
Суык үтте бакый җаннарга.
Ил кояшы саран кыланды шул,
Сынык ыргыткандай җанварга.
Ай-һай озын икән кышкы йокы –
Салкын канлы булдык тумыштан.
Шайтан белсен, кайда дус та дошман –
Баш чыкмый ла һаман сугыштан!..
Хан заманын күргән бишмәт белән
Исәп корсак кышны узарга,
Буш куыклар мәйданына чыгып,
Ерак калмас аяк сузарга.
Тычкан уты бары безнең учак –
Кышлар урап үтмәс ерактан.
Себер урманнарын ягыйк мәллә –
Сакламадык барыбер Ермактан.
Эт кояшы кышны куа алмас,
Җепшеге дә бигрәк алдавыч…
Язга сусап, бозда бәке тиштек –
Алтын балык көтә калкавыч!
Бигрәк озын булды быел кышы,
Зарланышып инде ялыктык.
Ник оныттык, без бит бу җиһанга
Бозлык дәвереннән калыктык!
Кан хәтере бүген кая качкан –
Тәүге тамчы көтеп ялыктык…
Гөлүсә БАТТАЛОВА