Татар иле

Татар

Кол Шәрифе аның
балкып тора,
Ил өстенә якты нур коеп.
Татар дигән мәгърур, бөек исем
гасырларда яшәр
җыр булып.

«Күңел чыңы»ның тәүге китабы чыкты

Күңел чыңы

   Әтнә районы хакимиятенең матди ярдәме белән Әтнә  төбәге иҗатчыларының күмәк җыентыгы дөнья күрде. Китапка 13 шигырь язучының шигырьләре кертелде. Төзүчесе — шагыйрә Гөлүсә Рәшит кызы Батталова. Китап «Яз» нәшриятында 500 тираж белән  басылды. Форматы 84/108.

Соңладым

Соңладым

Соңладым… Соңладым… Соңладым…
Җанымда соңгы кыл чыңлады.
Китү тиз. Әйләнеп кайтканчы
Бер гомер аралык югалды.

Мин гашыйк

Гашыйк

Түбә кыегында сөнге бозлар,
Яз киләсен хәбәр итәдер.
Күңелемнең иләсләнгән мәле
Һаман ак бураннар көтәдер.

Вакытында кирәк

Вакытында

Бу дөньяда үз — үзеңне аклар өчен,
Күңелеңне яралардан саклар өчен,
Хисләреңне «ят»- якыннан яклар өчен,
Вакытында китә белү кирәк икән.

Синсез

Синсез

Синнән башка яши алмавымны
Йөрәк аңлый, хәтта акыл таный.
Туып килгән һәрбер яңа таңым
Синсез үткән көннәремне саный.

Не копируйте текст!