Суслонгер наратлары Наратларга сарылып үкси күңел, Һәр ботагы аның кадерле. Тамып төшкән чәерендә күрәм сөртелмичә калган яшеңне. Укырга
Күке зары Корган агач ботагына басып Күке саный гомер елларын… Әллә исе китми юк-барларга Сөйли микән җанда булганын. Укырга
Татар биюе Әтнә сәхнәсендә бер кыз бии- аягында — яшел читекләр. Күбәләктәй очып, ашыгып бии, гүя, каядыр ул кичеккән. Укырга
Көз кызы Агачларын кочып бер елый ул, Ә ботаклар — гүя җилпәзә. Кешеләргә яну бүләк итеп Алтын сибеп йөри көззадә. Укырга
Җаным җылы эзли Җаным җылы эзли көзләр иңләп, Кунып ала шәрә каеннарга, Уйнап җиргә төшә яфрак белән, Бии әверелеп ак моңнарга. Укырга
Тәүбә Гөнаһның җиңеле юк икән! Юк икән… Газаплы әрнүдән сулышым киселде… Бер кысыр өметтән ут алды бар дөньям: УЛ — бәлки, кичерер! Кичерер? Кичерер… Укырга
Кыргыйлык Сәердер, килешәм — миндәге кыргыйлык — Кояштан изрәгән язлардан ятсынам. Исләрдән, төсләрдән баш җуйган дөньяда Тып-тыныч бәхетнең өлеше аз сыман… Укырга
Соңладым… Соңладым… Соңладым… Соңладым… Җанымда соңгы кыл чыңлады. Китү тиз. Әйләнеп кайтканчы Бер гомер аралык югалды. Укырга
Татлы чирем «Шигырь»- дигән татлы чир йоктырдым, Барлык вөҗүдемне биләде. Куенына алып иркәләде, Колагыма җырлар көйләде. Укырга