Мин- Камаева Рүзия Мәҗит кызы. 1962 нче елның 1 сентябрендә,хәзерге Әтнә районы, Күшәр авылында дөньяга килгәнмен. Әле дә туган авылымда гомер итәм.
Әтием Мәҗит белән әнием Гөлзада гади колхозчылар. Тормышларын, бар булмышларын безне- балаларын тәрбияләүгә багышлаган самими җанлы, авыл кешеләре. Әтием бик оста гармунчы һәм җырчы, әнием бик оста биюче булганнар яшьлек елларында. Әтием соңгы көннәренә кадәр гармуныннан аерылмады, җырлавыннан туктамады.
Минем дә тормышым авыл балаларыннан, яшьтәшләремнән берни белән дә аерылмый дисәм, аз гына дөреслеккә хилафлык кылу булыр иде. Мин шигырьләр язам. Авариядән соң, язмыш кушуы буенча, коляскага утыргач миндә шундый сәләт ачылды.
Туганнарым, дусларым һәм шигырьләрем миңа тормышымның караңгы, болытлы көннәрен оныттырдылар. Яңадан тормышка кайтардылар. Еласам да язам, шатлансам да язам мин.
Шигырьләрем – минем тормышым, минем җан авазым, минем шатлык- кайгыларым, минем сөюем…
Мин үземнең шигырьләремне укыган, бәя биргән, тәнкыйтьләгән һәм хуплаган барлык кешеләргә бик рәхмәтлемен!
Алар аркасында “Үзем өчен генә”, диеп язылган шигырьләрдән тупланган ике китабым дөнья күрде. (Беренчесе- “Тырысым тулы җиләк”, икенчесе-“Күңел җырым- дәва” дип атала.)
Алар аркасында мин шушы татлы да, газаплы да чир- Шигырь белән “авырый” башладым. Һәм аны татуым белән чиксез бәхетлемен.