Ул да кеше бит!..
Яңалык белән бер сулышта яшәү, һәр эшкә вакытында өлгерү ял төшенчәсен арткы планга куя хәзер.
Шимбә көн. Шуңа да сирәк эләккән ялларның берсендә өй мәшәкатьләре белән янып-көеп йөрү. Хатын-кыз буларак, гаилә җылысын да сакларга омтыласың, чисталык-пөхтәлеккә дә игътибар итәсең, аш-су хәстәрен дә күрәсең. Камыр куйдым, сыек май беткән икән. Башка йорт кирәк-яракларын да алыр вакыт җиткән.
Көзге кояшлы көн. Җылы. Базарга юнәлдем. Эш тә эшләнер. Саф һавада да йөрү булыр. Мәдәният йорты каршындагы ял паркыннан атлыйм. Юлда өлкән яшьләрдәге ир-ат йоклап ята. Катырак салган ахры. Берәр метр ераклыкта, янәшәсендә эт тә йокыга талган. Фотоаппарат алмаганмын, зәһәр кадр булыр иде, дип уйлап куйдым. Алардан ерак түгел – утыргычта яшь егет сыра эчеп утыра. Атна азагы. Ял итә, күрәмсең. Икесе ике очрак булып хәтердә калды.
Базарның үз яшәү сулышы. Үз таләпләре, үз кануннары. Һәркем үз товарын мактый. Һәркемгә сатуын табышлы итеп алып барасы бар. Кирәкле сәүдә нокталарында булып, һәммәсен ала торгач, вак-төяге дә дүрт сумкага җыелды. Төштән соң укулар тәмамланган вакыт, кызыма чылтыраттым. Ул килгәч:
_ Паркта бер ир кеше белән эт йоклап ята, күрдеңме? – дип сорадым.
_ Эте юк, бер абый ята иде шул, — ди.
Сөйләшә-сөйләшә, акрын гына кайтыр юлга кузгалдык. Паркта да тынлык. Йоклап ятучы “абыебыз” да торып утырган. Янына сыра эчеп утырган егетебез дә килеп баскан. Янәшәсендә иптәше дә бар. Абзыйга утыргычка утырырга ярдәм иткәннәр икән, дип уйлап куйдым.
Чапырыш узып, бер 30 метр чамасы киткәч, кабат борылып карарга туры килде. Егетебез кисәк кенә, кинәнеп, бабайга китереп сукты. Кешеләрдән начарлык көтеп өйрәнмәгәч, уйлау рәвешен тиз генә үзгәртү кыен икән. Кара, ничек көч белән суга, дип сокландым. Без аңга килгәнче, тагын бер-ике тапкыр бабайның “ипи шүрлеге” сынау узды. Ул да булмады, егет шул урынга аягы белән китереп типте. Тагын кабатлады. Тагын. Голливуд кино йолдызы Ван Дамм хәтердә яңарды. Бар энергиясен бер ноктага туплап, көчле удар ясый иде егетебез дә. Шәп! Киноның махсус эффектлары ярдәмендә бу вакытта баш муен күчәрендә ярты минут зеңгелдәп торыр, 3-4 теш авыздан очып чыгар иде… Ә бабай каршылык күрсәтми. Кычкырмый да. Сүз дә әйтми. Дәшәргә уйламый да булса кирәк…
Кызулыклары үтеп, егетнең яндагы иптәше якында башка кешеләр дә булуын абайлады. Дустына ишарә ясады. Пауза барлыкка килде.Азрак торгач:
_ Безнең акчаны алган, — дип, аңлатасы итте иптәш. Бабай да безгә карап, кулын күтәрәсе итте. Тәртип, янәсе.
Кызымның күзләрендә яшь иде.
_ Ул да кеше бит! – дип, кычкырып җибәрде ул. – Туктагыз, алайса, милиция чакырабыз!
Егетләрнең дә, бабайның да яшәү дулкыны башкача булганлыктан, аларны бу сүзләр селкетмәде дә, өркетмәде дә. Шулай да сагайтты. “Сак булырга кирәк! Өстәмә мәшәкатьләр кирәкми!”
Егетләр дә, бабай да бер-берсе белән шактый таныш булырга охшаган. Чит кешене кисәк кенә алай кыйнап булмас иде, таныш түгел кешегә бабай да каршылык күрсәтер иде. Шушы мизгелдә, 15 сентябрь, пенсия бирә торган вакыт, дигән уй хәтердән узды.
Игътибарым һәрчак елмаеп торучы, хәзерге мәлдә күз яшьләренә чыланып, күңеле тетрәнеп елаучы кызыма юнәлде. Ана кеше буларак, сагайтты ул мине.
Олыларча:
_ Кызма, кызым! Тынычлан! Син һәрчак шулаймы? – дип сорадым аптырап.
_ Мондый ситуацияләрне тыныч кына кабул итә алмыйм. Күп күрдем инде мин аларны, — диде кызым гаҗәпләндереп.
_Ул бит исерек…
_ Бәлки ул чирлидер. Ул бит карт!!! Каршылык та күрсәтә алмый. Ярдәмгә мохтаҗ! Күп күрдем инде мин мондый хәлләрне. Элек тә, без кечкенә вакытта, яшьләр өлкәннәрне шулай кыйнап китәләр иде. Күргән саен гаделсезлеккә йөрәгем әрни. Борчылмыйсың да син!
_ Борчылам…
_ Син бит тып-тыныч!!!
_ Күпне күргәнгә ул, кызым. Эчтә бөтенесе дә. Борчылганга күрә әтиең дә, мин дә сезне мөмкин кадәр шушындый тормыштан ераграк торсыннар дип тырышабыз бит инде! Укысыннар, кеше булсыннар, бөтенләй башка мохитта яшәсеннәр, дибез. Бу очракта мин иң беренче чиратта сине — баламны якларга тиеш булып торам. Бабай да, егетләр дә ул ситуацияне үзләре тудырган, чыгу юлын да үзләре генә таба ала. Ярый, очраклы без туры килдек. Бүгенгесе тыныч үтте алар өчен дә, безнең өчен дә. Аралашулары, кискенлек алар өчен дәвам итә, — дидем.
Берничә елдан олы тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче кызга әкият сөйләүдән, тормышны ал күзлек аша тасвирлаудан мәгънә юк иде чөнки…
Өйгә дә кайтып җиттек. Һәркайсыбызны үз мәшәкатьләре каршы алды. Кызның уйлары, фикерләре үз яшенә туры килә. Тормышның караңгы якларын кабартып күрсәтеп, кешеләргә ышанычын шик астына куеп, рухи гарип шәхес булуын да теләмим аның. Минем дә үз уйларым, фикерләрем: 15 сентябрь… 15 октябрь дә җитәр. Бу ситуация тагын кабатланмасмы?!.
Монысы да безнең җәмгыять…
Ләйсән ТИМЕРОВА.