«Шәhәрләрдә яшисез дә,
Сагынасыз авылны…»-
Әти-әни әйткән сүзләр
Телеп куя бавырны.
Бөдрә таллар каршы ала,
Сандугачлар моң суза.
Авылның матурлыгына
Бар да сокланып уза.
Үстермиләр авыл халкы,
Кычытканны, әремне.
Сөйгән ярлар каршы алмый,
Шунсы кыя бәгырьне…
Уңганнары тормыш корган,
Чаба тимер атларда…
Авылның гореф-гадәтен,
Тырышалар сакларга.
Балачакны хатерләтә,
Урамда бала-чага.
Мәчет манарасыннан,
Тылсымлы дога ага.
Авылда да тормыш ямьле,
Шәhәрең читтә торсын.
Яшьләр күб(е)рәк гаилә корсын,
Сабыйлар туып торсын.
Чишмәләрендә сулары,
Чылтырап агып торсын.
Авылларны сүндермикче,
Утлары балкып янсын…
Сәлимә НИГАМАТОВА
Башкортстан