Аерды ла канатларны сугыш…
Икебез дә инде фронтта.
Мәхәббәтем саклар сине, җаным,
Шыксыз, салкын, тирән окопта.
Гимнастерка кесәсендә синең
Үзем чигеп биргән кулъяулык.
Сиңа булган сагыну хисеннән
Сандугачлар җырлар сузарлык.
Әй, солдатым, зәңгәр күзем лә син,
Насыйп микән бергә булулар.
Көтәм,бәгырем, очрашырбыз икәү
Яфрак яргач язгы бөреләр.
Күз нурым син, яра салма, китеп…
Көтә сине йомшак кошчыгың.
Исән-сау йөр, сиңа гомер теләп,
Хат юллаучы кычыткан чыпчыгың
14.01.2015
Фәридә Хәсәнова