Сөю үлде

Бәллүр касә төшеп китте кулдан,
Чәлпәрәмә килде бөтенлек.
Әллә яшен телде,
Әллә яшем бүлде…
Чәчелепләр китте түземлек.


Затлы түгел инде хәзер бәллүр,
Кыйпылчыкка мохтаҗ беркем юк.
Балачакка кайттым,
Киселепләр беттем…

Җөйләр ямап үтә бүгенем.
Корамадан торган гомеремне
Ничә тапкыр сүттем, яңарттым.
Әллә тәкъдир көлде,
Әллә сөю үлде…

Энәләргә кулым канаттым.
Ямаулыкка калгач булмаганын,
Раббым тагын кабат аңлатты…
…Синсез генә яңа таң атты.

Сүрия МИНГАТИНА
8.11.2019

 

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!