Сөю калыр

 

Минем күзләр озак яшьтән кипмәс,
Күз алдымнан синең йөзең китмәс.
Аерса да, каерса да язмыш,
Сөю калыр, китмәс, мәңге үлмәс.

Адашыплар йөрер…безнең агач
Алтын яфракларын кояр җиргә…
Син минеке булып бетә алмадың,
Чәчем белән туфрак себерсәм дә.

Киртә генә түгел, таш диварлар…
Шыта алмас инде язын чәчкә.
Никах күктә укылырга тиеш,
Бәйләр өчен йөрәкләрне, чәчне чәчкә…

«Эх, кадалып китсен дөньясы,» дип,
Ыргыласы килә таштан аска.
Кыйпылчыклар тирә-якка чәчрәсен дә,
Әверелсен гөлчәчәккә килер язга…
Минем кебек алар күмсен сине назга…

Фәридә ХӘСӘНОВА

 

Не копируйте текст!