Сөю капкасы

 

Кергән идек бу дөньяның
Сөю дигән капкаларын ачып. Р.Аймәт.

Кергән идек.
Ул дөньяда бүген
күләгәләр генә йөри качып.
Бездән калган шәүлә килешалмый
сөю эзли ярсып-ярсып.
Капкалары ябык.
Учаклары сүнгән.
Акыл күптән күнгән.
Тик ни эзлим?
Капка!..
Шыгырдавы…
Чыңлый хәтер кыңгыравы.
Сөйли кебек чишмә челтерәве.
Бәгырь телә сәгать келтерәве.
Сөю дөньясы – урыннар буш!
Күрәм кебек начар бер төш:
без юк җирдә,
юк ышаныч…
Кимсетелгән “Мин”нәр генә
капка даулый
үзен хаклы санап.
Үткән – бүген:
ике заман ярашалмый,
күләгәләр генә җиңү яулый.

…Хәрәбәләр арасында калган
хисләр әрәм…
Ябып чыктым.
Алып чыктым
калыбымны бөтен итеп.
Кояш калка яшәү ямен
төшендереп…

Сүрия МИНГАТИНА
15.02.2020

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!