Сабан туе

Идел-йортка бәйрәм керде:
Җиз кыңгырау – дугаларда.
Егетләрдә – тальян гармун,
Чиккән сөлге — юргаларда.

Күзен ачты – шытты бөртек –
Килер көннең ышанычы.
Җырга күчкән шигъри аһәң –
Игеннәрнең куанычы.

Аланнарда – яшьлек җыры,
Печән исе, чалгы чыңы!
Бәйрәм рухы – йөрәкләрдә,
Мәйданнарда – тальян моңы!

Сабанында сынатмадык,
Җир-анадан шәфкать көтик!
Күтәрик бер күңелләрне –
Сабан туен бәйрәм итик!

Татар күңеле һәрчак ачык:
Әзер җыры, әзер сые!
Мәйданнарга рәхим ит син,
Хуш киләсең, Сабан туе!
Гөлүсә Батталова

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!