Курше малай килгән яныма,
Әйтә миңа: «Нигә язмыйсың ?»
Ни әйтим соң, уенга бордым :
«Каләмемне, дустым, югалттым!»
Чыгып китте сабый , дәшмәде,
Биш минуттан ишек ачылды :
«Алып килдем, абый, каләм-кәгазь!
Әйдә инде, миңа шигырь яз!»
Аптырагач туры карап әйттем:
«Энем ! Буген илҺам килми ! » — дим,
«Аннан башка язу- язу тугел,
Ә бары тик кәгазь бозу !» — дим.
«Кичә миңа иртә килде илһам,
Бүген менә никтер күренми,
Шуңа, энем, каләм очына да
Матур сузләр бер дә эленми !
Эленсә дә аннан башка сүзләр
Гөлләр кебек матур үрелми !»
Китте сабый, узе башын кашый,
Куреп торам — миңа ышанмый.
Ун минуттан янә тәрәзәмнән
Мина таныш ике күз карый.
Йөгерүдән хәлдән тайган сабый
Шактый арган, сулыш алалмый.
Әйтте шунда сузен тоташтан:
«ИлҺам абый килми — ул ашта,
Икрам абый аннан купкә таза,
Шуны алып килдем алмашка !»
Арча районы
Сарай-Чокырча авылы
13.03.2017.