Сабырлык

Сабырлыктан бура бурап куйдым,
Ырмауларын таслап, шомартып.
Гомер елларымны өеп мендем,
Саный-саный, хәтер яңартып.

Бүрәнәдәй чутлап, тамга салган,
Елларым да шактый күренә…
Борылганы, туры, төзләре бар,
Үткән гомер шулай үрелә.

…Көзгә керәм, гомер урманыннан,
Мүк җыярга килдем уйланып.
Җил үтмәслек булсын иде йортым,
Аллаһымнан сорыйм ялварып.

Иминлекне сакла, Аллам , диеп
Һәр почмакка элдем догамны!
Кара күзләр, хәтта кара көчләр,
Ишә алмасын минем бурамны!!!

Фәрдия Төхфәтуллина
25.02.2019

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!