Тагын төн.. .Йолдызлар сибелгән,
Ай нуры тәнемә кагыла.
Хисләрем бәйләнеп болытлар артыннан,
Син киткән якларга агыла…
Тоталмый хисләрне,бәлки син сизәрсең,
Җай гына,таң җиле кагылса…
Нишләрмен сагынудан йөрәгем чыдамый,
Төп-төгәл урталай ярылса…
Сагына йөрәгем,белсәм дә,бик азга,
Янымнан син ерак булуын…
Сизәсең микән соң,чакрымнар артында,
Сагыштан күңелем тулуын.
Тагын төн… Сибелгән йолдызлар,
Мин сине көтәмен,талса да күзләрем.
Болытлар артыннан җибәрәм,сөюнең,
Иң татлы,иң назлы сүзләрен…
Азат Хакимзянов
31.10.2016 ел.