Сагыш-җыр

Яңгыр ява тышта. Әллә җәйге,
Әллә көзге яңгыр. Белмәссең.
Быелгы җәй кебек безнең ара-
Суынып бара бугай. Сизәмсең?

Кояш көтеп күккә баккан күзем,
Таба алмый һичбер җылы нур,
Кире төшә яшьләремә манылып, 
Күңелемне айкый сагыш — җыр.

Синең тарафтан да салкын иңә
Җан түремә үтеп, өшетеп.
Шомыртыма кунып былбыл сайрый-
Үз моңына минекен иш итеп.

Яңгыр ява… Җылынырмы ара?
Моңнарыма төреп хисемне
Сиңа юллыйм. Йөрәк ялкыннарым
Ташлар эретерлек ич инде!!!…

Яңгыр яуган җәйге кич иңде…

Рүзия КАМАЕВА
21.06.17

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!