Искәндәр Рафиковның «Кызлар» картинасына карата шигырь
(«Ызандашлар»ның махсус биреме буенча язылды)
“…туган җирем, кан яңартып яткан элекке авылым, хуш!” М.Мәһдиев “Бәхилләшү”
Ап-ак яулык… Яшел болын…
Үткәннәрдән саркый сагыш…
Без ниләрне васыять иттек?
Кайдан килдек? Кая барыш?!
Ак алъяпкыч… Яшел болын…
Беркатлырак ихлас җаннар…
Яшен булып яшьнәгәнбез –
Бүген – утсыз аҗаганнар…
Ак тукыма. Милли чүәк.
Йөз аклыгы – чиккән бизәк.
Ник югалды шушы сүрәт –
Йокты әллә яман бизгәк?
Гамьсез уйлар. Гамьле караш –
Дөнья әле күчәрендә.
Инде зәгыйфь тамырларда
Яшәү булган… Кичә генә…
Ә бүген без никтер сүлпән…
Соң кемнәрдән, нәрсә даулыйк –
Сагынмаклык булып калгач
Ак алъяпкыч, ап-ак яулык?!.
Ап-ак яулык… Яшел болын…
Үткәннәрдән саркый сагыш…
Буш хыяллар – чакрым-чакрым,
Кылган гамәл бары карыш…
Тарих ялы – күн дилбегә –
Яшим дисәң, ныклап ябыш!
Тик әлегә җансыз юлдан
Җәяү генә атлап барыш…
24.02.2017.
Гөлүсә Батталова.