1965 елнын 15 маенда Балтач районы Нормабаш дигән бик матур авылда туып үстем мин, югары белемем бар дип әйтә алмыйм. 1985 елда Чапшар дигән авылга тормышка чыктым, шуннан бирле шул авылда яшим. Балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшлим. Эшемне бик яратам, балаларны да… Үзебезнең дә 3 балабыз бар: 1 малай, ике кыз, өч оныгым үсә.
Тормыш иптәшем Җәүдәт исемле. Җырларга, биергә яратам, гомумән, мин тормышка, сәнгатькә чын күнелемнэн гашыйк кеше. Шигырьләрне ике ел элек яза башладым, үзем өчен язган йөздән артык шигырем бар. Үзем шулай дип атыйм инде аларны, тәнкыйтьчеләр сүзен әле ишеткәнем юк… Шигырьләр укырга бик яратам.