Язмыш кырыс — дуслар китә.
Балаларны ятим итә.
Яшәү-үлем чиген үтү өчен
Бер хәлиткеч мизгел җитә!
Әйтмиләрдер юкка: анда да дип
Җүнсез түгел, ә яхшылар кирәк.
Китә менә арабыздан дустыбыз-
Шәфкатьле һәм асыл йөрәк!
Эльвирабыз! Озатабыз Сине
Оҗмахларда булсын урының.
Күкләрдән күзләрсең йолдыздай
Хәлләрен кызыңның ,улыңның.
Биектаулылар күңелендә көмеш
чыңы булып калырсың инде.
Ә дүсларың йөрәгендә мәңге
Йолдыз булып янарсың инде!
Якыннарга — ачы хәсрәт,
Ходай бирсен сабырлыкны!
Чын күңелдән бүлешәбез
Сезгә килгән авырлыкны..
Зөһрә ХӘКИМУЛЛИНА