Кура җиләк

Җиле суык, шыксыз яңгыр
өтә бик үзәкләрне,
бирешмичә бу халәткә
кызарып пешкән мәле.

Кура җиләк, кура җиләк
“Күр дә ал!”,- дисең мәллә,
яшәү ямен тойган күңел
бирешмәс авыр хәлгә.

Карап торам сокланудан
тимәсен лә күзләрем.
Тулып пешкән, сусыл үзе
нәкь тә җәйнең үзәге.

Кура җиләк, кура җиләк
җаныма булдың дәва.
Сабакларың корыса да,
җиләгең пешә яңа.

Җыеп алдым бик сак кына,
ышанмый әле йөрәк.
Сентябрь җиләкләрендә
җәйләрнең тәме сирәк.

Кура җиләк, кура җиләк-
көз аеның җимеше.
Язмышлар тәңгәл икән лә,
мин дә синең шикелле.

Сүрия МИНГАТИНА
12.09.2017

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!