15 май көнне Татарстан Язучылар союзында эшләп килүче «Тукай клубы»нда танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Сания Әхмәтҗанованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үтте. Шагыйрәнең иҗатын барлау һәм зурлау ниятеннән оештырылган бу чарага татар язучылары, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятеннән, Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларыннан, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчеле чакырылган иде.
Ызандаш дустыбыз Сания Әхмәтҗанованы гомер бәйрәме белән котларга без, ызанлылар да бардык. Сәхнәгә чыгып «Ызандашлар» төркеменең шагыйрәсе Гөлүсә Батталованың менә шушы шигырен укыдык.
Үпкәләмәс безгә башка төбәк –
Казан арты – алтын бишек ул!
Әдәби сүз, олы шигъриятне
Киң мәйданга дәшкән ишек ул!
Казан арты биргән һәр шәхескә
Татар рухы күчә тумыштан.
Шуңа да бит гайре табигыйлык
Эзлисе юк сезнең язмыштан.
Сөембикә, Нурсолтаннар гамен
Үз бәгыре аша уздырган –
Сезнең җанга шигъри нәкыш белән
Халык моңы, ахры, тукылган.
Гасырларны иңләп шушы моңнар
Саркыганда сезнең каләмнән
Гүя җырлар изге дәрвиш кебек
Мәңгелеккә килгән галәмнән.
Пар алмалар, Кура җиләкләре…
Өзелеп төшкән садә йөрәктән.
Җырдан торган шигырь алиһәсе
Казан арты дигән төбәктән!
Казан арты, Арча, Курса Почмак –
Бу сүзләрдә үзгә илһам бар.
Шигъри сүзгә хәвәс үз кыйблагыз,
Үз юлыгыз, сукмак, ызан бар.
Казан арты, якташ, Ызандашлар
Якын күрә газиз үз кызын.
Халык күңелендә урын алган
Иҗат язмышына – юл озын!
Җырга күмсен гомер офыкларын
Шигъри мәйданнарның алкышы!
Казан арты өчен көн дә кирәк
Гәрәбәнең серле балкышы!
Гөлүсә Батталова,
11.05.2017