Уй- хисләрне җыеп,
Кайгы — шатлыкларны,
Бикләп куйсаң серле сандыкка,
Якын дуска чишсәң,
Уйлап куям кайчак,
Батырмасмы тирән сазлыкка?!
Яшьлегемнен назы,
Гомеремнең язы,
Очкан кубәләктәй ярсыган.
Серле сандык кына,
серләремне җыйды.
Белмәделәр, хәтта, дус- туган…
Болыннарны буйлап,
Бишек җырын җырлап,
Тәпи баскан сабый сукмагы,
Чишкән чакта уйсыз,
Җыйган шул сереңне
Тормыш җиле кат-кат тукмады.
Яшьлек артта калды,
Күңел җәза алды,
Серле сандык серен чишкәнгә,
Синсез таңнар ата,
Шигъри күнел тарта,
Киләчәкне өмет иткәндә…
Бар көчемне җыеп,
Уй- хисләрне тыеп,
Серле сандык сиңа эндәшәм.
Килсен елда язлар,
Күңелем тулы назлар,
Синең белән кат-кат серләшәм.
Сәлимә НИГАМАТОВА
Башкортстан