2016 ел поэзиясенә бер караш
“…Өлкәннәрнең төрле юнәлешләрдәге эзләнүләренә яшьләр битараф калса, шигъриятебез су күрмәгән гөл шикелле шиңәр иде. Иншалла, остазларның дәвамчылары бар икән.
Яшь шагыйрә Г.Батталова әлегәчә “ирләр темасы” саналган тарихи үткәнгә “пар атта” килеп керә. “Ихласлыкка сусаган җан” (5нче сан) бәйләменә кергән “Гафу итмәс тарих”, “Безнең кавем”, “Дога кылам”, “Мең ел үткән…” шигырьләрендә югалтуларыбызны, “тарих төшкән кылыч кыннарыннан, язмышыбыз – күңел кылларыннан”, дип йөрәге аша уздырып, экзистенциаль сагышка бирелеп уйлана шагыйрә.
Мең ел үткән…
Далаларда – тояк тавышлары.
Гасырларның тоям агышларын.
Мең ел үткән…
Яулар килгән, яулар киткән.
Милләт көткән –
Мең ел үткән. (“Мең ел үткән”)
“Киләчәгем татарына Динем белән телем илтәм” юлларын һәм “Моң өзелмәс, рух җиңелмәс”, дигән өмет чаткыларын хупламый мөмкин түгел.
“Татар кызы канын…” горурлык белән йөрткән Г.Батталова – 2016 ел шигъриятенең бер казанышы. Аңа иҗади уңышлар телик!..”
Тәлгат Галиуллин
“Казан утлары” №3, 2017.