Күреп белми идем сине,
Очрашмадык.
Ә күңелгә шундый якын:
Сөйләгәнең күп тыңладым-
Йөрәгемә иңде ялкын.
Уйлыйм һаман…
Тар булгандыр сиңа җиһан,
Сыймагандыр фанилыкка.
Ул җаныңның ярсулыгы
Алып китте бакыйлыкка.
Китеп бардың…
Ышаналмый синсез калган
Җаннар елый гаҗизлектән.
Туган көнең синсез үтә,
Саплам гомер, тәкъдир йөртә…
Күреп белми идем сине…
Белмәсәм дә,
Шулкадәрле авыр…
Мең кат тыңлыйм тавышыңны,
Йа, Ходаем, бирче сабыр!
Бир сабырлык калганнарга,
Үз иткәннәр күпме җирдә…
Инәлепләр китә җаным,
Дога укыйм, оҗмах сорыйм…
Тыныч йокла!
Эльвира Ибраһимова истәлегенэ
Сүрия МИНГАТИНА