Ерак араларны якын күреп.
Баскыч төбен сырып алган мүкләр,
Бертуктамас көзге яңгыр сеңеп.
Гөлләреңә кул тимәгән күптән,
Әллә син дә мине көттеңме соң?
Килдем сиңа, азга, күпкә, белмим.
Җуеп акылымның соң тамчысын.
Кыймыйчарак торам, икеләнәм.
Син өйдәме? Үзең генәме? Дәш!
Йодырыгын тешләп сыкрый йөрәк,
Алтыннарның каралганын күргәч.
Бәхетлеме, бәхетсезме бүген?
Сулар һаваң әле дә мин микән?
Гасырларга сузылды бу газап,
Сөюләрне эзләп йөреп читтән.
Баскычыңны сырып алган яфрак,
Түбәләрдән тамчы тама тып-тып.
Сиңа көзге яңгыр хәбәр юллый,
Колагыңа пышылдыйдыр “Чык! Чык!”
Мүкләнгән шул баскыч төбе… йөрәк…
Озак уйлаганга кичер зинһар.
Сөю чишмәсеннән сулар алыйм,
Минем йөрәк мәңге сиңа сусар.
Аңладым мин, соң булса да, синсез
Җаным кырыкларга ярылганын.
Сиңа кайттым, мәңгелеккә… тиңсез,
Йөрәк сыкравымны басар ярым.
Сиңа кайттым…
Фәридә Хәсәнова
01.10.19-03.10.19