Кузләреңә сөеп карыйм,
Син бит йөрәк тибешем.
Кирәк тугел миңа байлык,
Син — алтыным, көмешем.
Син бит минем эчәр суым,
Син — атасы таңнарым.
Бары тик син, исәр җилем,
Йоп-йомшак ак карым.
Мин бәхетле син булганга,
Сине сөеп торганга.
Син дэ, иркәм, бәхетлесең
Бары тик мин булганга.
Мәхәббәтебез җимеше —
Улларыбыз, кызыбыз.
Тату, матур яшәу өчен
Бар бит безнең йортыбыз.
Бары да бар бәхет өчен,
Саулыклар какшамасын.
Җин сызганып эшләр өчен
Эшебез булып торсын.
Тормыш юлын утик, иркәм,
Кулдан алмый кулларны.
Фәрештәләр саклап торсын
Без утәсе юлларны.
27.12.16
Гөлусә Галимҗанова,
Әтнә районы, Күшәр авылы