Бу җиһанның
кайсыдыр бер
почмагында
беләм
синең
барлыгыңны.
Миннән искән
җылы җилләр
чәчләреңә килеп
кагылдымы?
Син —
йөрәгемә
уелган
шатлыгыммы,
сагышыммы?
Сандугачлар аша
юлладым мин
тавышымны.
Таныдыңмы?..
Кояш
нурларыннан
тоярсың син
җылылыгын
күңелемнең.
Мин
һәрдаим
юлларыңда
бер яктылык
булып
күренермен.
Энҗе Хөсәенова
03.10.2019