Сине уйлыйм…
Гөрләвектәй уйлар
Чистарына бүген.
Әрнүләр дә узган,
Күккә үрли күңел…
Кабат дөрли.
Сине уйлыйм…
Офык чиге зэңгәр,
Аяз күңел күгем,
Анда кояш көлә,
Мин елмаям бүген!
Сине уйлыйм…
Киләчәгем — якты,
Хыялларда — канат,
Оча, илләр гизә…
Мин шатланам кабат.
Йөрәк сине тапты!
Тапты!
Үзенекен бирмәс,
Башкаларны күрмәс
Халәтенә кайтты.
Мин бәхетле бүген!
Күңелемдө – галәм…
Анда зәңгәр киңлек–
Шундый рәхәт…
Чөнки, син бар бүген!
Сүрия МИНГАТИНА