Синлеме мин?!

Ничек синсез яши алдым икән
җан җылыңны тоймый…
Гомер кадәр гомер узган
үлчәмнәргә сыймый.
Яратуга туймый…

Мизаннарда – бары да бар,
хатирәләр- диңгез…
Ачыларын үлчәр өчен
герләр җитмәс кебек.
Төптә – тозлы киңлек…

Утырым-утырым, катлы юшкын
баскан күңел күзен…
Мин сине күрмәгәнмендер,
ник дәшмәдең үзең?..
Мәхәббәтле көзем…

Синең сынны җыям һаман
сөюемә төреп…
Як-ягымда комлык.
Курка-курка, бик сак кына
сокланамын күреп?!

Калыплары үзгә, гаҗәп
керсез икән күңел…
Мәхәббәтнең бизмәнендә –
ике көзле гомер.
Чүл дәрьясы – күмер…

Сүрия Мингатина
6.05.2017.

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!