Синме хуҗа?..

Җәй яңгырлы синсез, беләмсең,
Гел дә коеп ява, туктамый…
Көн болытлы булу чүп кенә,
Күзләреңә энҗе кунса, ни…

Җәем җилле синсез, беләмсең,
Көне-төне дулый, ыжгыра…
Күңелем дә минем җилле күк,
Бер котыра, янә бер тына…

Җәем салкын синсез, беләмсең…
Җылы бирми якты кояшы…
Кайнар йөрәк һаман суына…
Әллә синме җәйнең хуҗасы?..

Энҗе Хөсәенова,
07.06.2017.

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!