Синнән башка яши алмавымны
Йөрәк аңлый, хәтта акыл таный.
Туып килгән һәрбер яңа таңым
Синсез үткән көннәремне саный.
Вакыт дисбесендә тартылган төн,
Кояш чыккан саен үрсәләнә.
Һәрбер шәфәкъ исемеңне пышылдап,
Соң сулышын алган шәмдәй сүнә…
Синсез! Җанның һәр почмагын биләп
Уйлар баш калкыта (һай, читен лә!)
Караңгыны сөйгән ярканаттай
Бәргәләнә сарылып төн битенә.
Йөрәгемә кереп калган бер нур-
Өмет җебен өзми саклыйм күпме…
Кырау суккан гөлгә җан өргәндәй
Шул нур бүген сөю бөресен үпте…
Үле җанга терек суы кертте!
Рүзия КАМАЕВА
07.07.19