Синсез!..

(Гөлзада Нәҗиповага багышлыйм)
Синсез бушап калды дөнья,
синсез үзе генә җиһан…
Синсез күңелем күге-
үкси-үкси елый бу җан.

Синсез атар иртәнге таң,
синсез чыгар кояш…
Тормыш дәвам итәр синсез,
тик гөлләрең инде тоймас…
Тоймас шатлык якыннарың,
күзләр инде мөлдерәмә…
Күктән яңа йолдыз күзлим,
тәхет синең кай-тирәдә?
Аллаһ үзенә алдымы икән,
рәхмәтенә төрер өчен?!
Бу дөньядагы изгелегең
җәннәтеңә бирер көчен.
Яңа йолдыз эзлим күктән…
Караңгылык каплап алган.
Сорауларың җиңел булсын,
ярдәм итсен газиз Аллам.
Яшәр өең якты булсын,
фәрештәләр саклап торсын.
Авыр чагың, файдам тисен,
дога укыйм синең өчен!
Дога укыйм истә йөзең,
ихлас әйткән һәрбер сүзең.
Елмаюың күз алдымда…-
риза булып ятчы үзең.
Оҗмахтадыр синең урын!

Сүрия МИНГАТИНА
10.10.2017

Не копируйте текст!