Сизәсеңме?!

 

Язларыма сусап торган мәлем…
Бер кыйпылчык йөрәк әрнүләргә!
Син кагылма! Болай да бит җаным,
Мөлдерәмә тора түгелергә!

Үз-үземне аңламаган чагым…
Бик эчендә йөрәгемнең хәле.
Ямау сала-сала ертык җанга,
Җепләремнең бетәр-бетмәс мәле.

Кешеләрне түгел, үз-үземне
Яратмаган мәлем, аңламаган.
Сизәсеңме?! Кылт-кылт итеп гомер
Чаба-чаба җиде ятка калган…

Үз дигәнчә яшәмәгән мәлем,
Җанны акыл буйсындырган хәлем.
Күрәсеңме?! Күңлем аерылып,
Чыгып бара, каплап йөзгә шәлен.

Алина Хисамеева
Азнакай

 

Не копируйте текст!