Соңгы арадагы уйланулар…

«Казан — этләргә калачак…» (Риваятьтән…)

Айга карап өреп кердек бүген,
Казаннарның парын чыгардык…
Иске такта өебездә әле
Бүгенгәчә ничек чыдадык?!

Аһ, шәбәйдек, без бит, без бит дидек —
Бүре нәселе, Ашин токымы!
Эт көненә безне кем калдырды,
Гадел түгел тәкъдир хөкеме!

Койрык чәнчеп, хуҗа көен көйләп
Җан асрауда хәзер бар кайгы.
Хөрлек рухы бүген чылбырланган,
Ахырзаман көтә байрагы …

Эт күңеле тик бер мескен сөяк!
Өмет өздек майлы калҗадан.
Алабайга инде язмагандыр
Күк бүреләр булу яңадан …

Шәрә горурлыгың кемгә хаҗәт —
Маңгаеңда икән ярлыгың…
Айга карап өреп кердек бүген
Булдырмагач шуннан артыгын…

31.03.2017.
Гөлүсә Батталова.

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!