***
“Аңла, — дидең, — мин яратып китәм…”
Яратмыйм дип әйткән булсаңчы…
Мин – мәңгегә синең сөюеңнең
Буранында калган юлаучы…
Сөю тынын изге сүрә итеп,
Бәгыремә яздым канатып.
Җилләр, ахры, әфсен пышылдаган –
Мәхәббәттән киттең яратып…
Юхаланды шул ук әрсез җилләр,
Кабат-кабат җанны агулап.
Ике ярда өнсез сагышларның
Кайтавазы йөрде чабулап.
Мең талкынды кебек үксез бәгырь,
Шәфәкъләрнең төсе уңганчы…
Әрнүләрдән торган соңгы догам –
Яратмыйм дип әйткән булсаңчы!..
02.04.2017.
Гөлүсә Батталова