Соңладым…

Соңладым… Соңладым… Соңладым… 
Җанымда соңгы кыл чыңлады. 
Китү тиз. Әйләнеп кайтканчы 
Бер гомер аралык югалды. 

-Булмады! Булмады! Булмады!.. — 
Чигәне мең чүкеч кыйнады. 
Көйдергеч үкенеч яшене 
Йөрәкне чырага турады. 

Кайнады… Кайнады… Кайнады 
Әйталмый калганнар вулканы. 
Югалдык. Югалттык. Соң кайттык. 
Язмышның коры шул «талканы»… 

Уйландым. Тыңладым. Тын калдым. 
Ялгызлык дөньямны чорнады.

Күңелдә син барга яшәлгән 

Сизмичә үткәнен елларның. 

Иңрәдем. Тилмердем. Илердем. 
Кайтару юк үткән гомерне. 
Яшьлегем кабере өстенә 
Күңелем таҗларын иңдердем. 

Рүзия Камаева
13.05.19

Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!