Су анасы

«Ызандашлар» төркеменең биреме буенча язылды

(Татар рәссамы Фәрит Суюровның
«Су анасы» рәсеменә)

Су буйлары нинди ямьле
Җәйнең алсу аяз таңында!
Җирне ямьләп кояш чыга,
Су өстендә нуры чагыла.

Су буенда үскән бөдрә таллар
Яңа көнне зурлап сәлам бирә.
Кояшның шаян, шук нурлары
Яфраклардан яшел челтәр үрә.

Күкнең зәңгәрлеге күчкәнме:
Агачларда уйный зәңгәр рәшә.
Караңгылык баскан чоңгыллары…
Табигатьтә барысы да янәшә
Чү! Яр буенда нәни басмада
Илаһи бер матурлык күрәм!
Су анасы үзе бит бу! Чәчен
тарый алтын тарагы белән!

Зифа буе, нечкә биле дәшә,
Ул сихерли мине: җан яна!
Чәчләреннән гүя энҗе тама,
Ымсындырып тора «пар алма»!

Их , янына йөгереп барып,
Күзләренә бер багасы иде!
Тарактамы, караштамы көче,
Серен белеп каласы иде!

Зөһрә Хәкимуллина,

Биектау

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!