Сыенасым килә кочагыңа,
Һәм качасым кырыс «җилләрдән».
Югаласым килә чит-ятлардан,
«Син ялгыз бит», диеп көлгәннән.
Сыенасым килә кочагыңа,
Яш(е)ренәсем «үткен күзләрдән».
Колагымны томалыйсым килә,
«Ул еракта», дигән сүзләрдән.
Сыенасым килә кочагыңа,
Яклавыңны килә сизәсем.
Кочагыма алып юатырга,
«Минем ул бар, ул бар!»- диясем!
Энҗе Хөсәенова,
16.04.2017.