Күкләрдә юралган сәбәпләр булгандыр! —
Акланып аклыйммы керләнгән җанымны?
(Үземнең әкияткә үзем үк ышанып
Акылым җуярдай иләсрәк чагыммы?!)
Акланып аклыйммы керләнгән җанымны?
(Үземнең әкияткә үзем үк ышанып
Акылым җуярдай иләсрәк чагыммы?!)
Тәүбә
Гөнаһның җиңеле юк икән! Юк икән…
Газаплы әрнүдән сулышым киселде…
Бер кысыр өметтән ут алды бар дөньям:
УЛ — бәлки, кичерер! Кичерер? Кичерер…
Газаплы әрнүдән сулышым киселде…
Бер кысыр өметтән ут алды бар дөньям:
УЛ — бәлки, кичерер! Кичерер? Кичерер…
Юатыр юлдашлар: янәсе, бу җирдә
Үзенчә гөнаһлы адәмнең уллары.
(Бу фәтва җәзамнан котылу юлында
Языкка аталган казыклар нибары!)
Юлыннан язган бу, — дип көләр бәндәсе,
Шайтанга ант суы эчкәнен онытып.
Киткәндә үткәнгә борылып карама! —
Йолама бүген дә сакладым тугрылык.
Йә, кайсы ваемлар — Күкләрнең бизмәне
Кемгәдер соң дога, кемгәдер тәү әфсен!..
Китү дип алданган кайтуым икән лә,
Ишетер өченгә җанымның тәүбәсен.
Гөлүсә Батталова
08.05.2018
08.05.2018