Көн дә кереп таныш кибетеңә ,
Үзеңә чир сатып аласың .
Сурәтләрен карап , сатучыдан
Яхшысын сорап сайланасың .
Сатып алып кибет киштәсеннән,
Бар тырышлыгын суга сала .
Гаиләгә тапкан мөлкәтеннән
Күккә очкан төтеннәр кала .
Зәхмәт микән ,
Әллә берәр чирме ? —
Төнлә торып куллар үрелә .
Беткәнлеген сизеп алганнан соң ,
Бөтен күңел шуннан сүрелә .
Бу тәмәке башта бик күңелле ,
Рәхәт ; ул булганда , син сабыр .
Бетеп китсә , синнән явызы юк ,
Ә ташлавы үзен бик авыр !
Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ