Бүген төштә күрдем мин Тукайны,
Габдулласын бөек татарның.
Чиккән кәләпүшен кигән иде,
Күзләрендә моңсулык аның.
Авыр сулап куйды бөек Тукай,
Әллә эзләгәнен тапмады…
Әллә инде тапты, ә тапканы
Шагыйремнең өметен таптады.
Дәштем аңа шунда: “Бөек Тугай,
Нигә йөзең шундый хафалы?
Нигә сулышың авыр, әллә инде,
Безнең кылган эшләр хаталы?”
Уйга калды шагыйрь, ә аннарыө
Ашыкмастан сүзен башлады:
“Татарымның һаман авыр хәле,
Шуңа йөрәгемнең сызлавы.
Көтәр диеп белдем, сеңлем, безне
Алгы көндә якты киләчәк.
Шигырьләрем белән сагышым бастым
Белә идем, сеңлем, көтә идем
Авыр тормыш беркөн үтәчәк.
Хәзер менә кабат кайттым, халкым,
Күрергә дип заман шаукымын.
Ләкин, шуңа сызлый йөрәккәем,
Күрмим үзгәрешләр дулкынын.
Хәер, күрәм, ләкин яхшымы соң –
Кеше үз эченә бикләнә,
Күңел дәрьясыннан чыккан хисне
Саклау белән генә чикләнә.
Нигә соң мин күрмим вакыт “эшен”,
Һәм ишетмим халкым тавышын?
Нигә куана алмыйм, әйтче, нигә?
Үзгәртә алмыйм халкым язмышын?
Мин башымны иеп басып тордым,
Җиткерә алмый сүзем, фикерем…
Уйланырга була икән, чынлап
Ачты шагыйрь дөньяга күзем.
Сылу Зарипова,
Әтнә районы