Газзә карчык
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” повестен укып хозурланып утырам. Анда сугышта 3 улының һәлак булуы турында бер-бер артлы 3 кара кәгазь алган Мәрфүгаттинең, күз яшен кешегә күрсәтмичә, сынмыйча яшәве сурәтләнә. Бу хәсрәтләрдән соң да ул 30 еллап яши. Халык арасында, аңа 100 яшь инде, дигән сүзләр йәри. Ул урман карчыгы, аның һәр көне урманда үтә. Кояш чыкканчы тора да, үзе генә, яки бала-чагалар ияртеп урманга ашыга.
Бу юлларны укып утырганда минем күңелгә: ”Тукта, Мәрфүгатти кебек табигать карчыгы безнең Мәңгәрдә дә яшәде бит”,- дигән уй килде.
1888 елгы Газзә әби Мостафинаны инде авылның өлкәннәре генә хәтерли. Укый-яза белмәгән әби алар хәтерендә тынгысыз, өйдә утыра алмаган, күп вакытын табигать кочагында үткәргән карчык булып саклана. Ул улы өчен пенсия алган килене Зәйнәп тәрбиясендә яшәде. Газзә әби һәм Гариф бабайның уллары Миңһаҗ сугыш алдыннан хатыны Зәйнәпне һәм 3 баласын калдырып, Өргәнеч якларына китеп бара, анда ниндидер бер складта мөдир булып эшли, дуслары ”ярдәме” белән җитмәүчелеге чыгып төрмәгә эләгә, шуннан сугышка алына, үз сәләте белән офицер дәрәҗәсенә күтәрелә . “Үлде”, дип авылга кара кәгазь килә. Ләкин ул үлмәгән булгандыр, кара кәгазьне дә, балаларга бераз ярдәме тимәсме дип, әмәлен табып җибәргәндер, чөнки сугыштан соң аның авылның кайбер кешеләре белән хат алышуы мәгълүм.
Хәзер Газзә әбинең килене Зәйнәп апа турында берничә суз. Ул һәм аның ике кыз туганнары Шәрәфәт, Фатыйма югары оч мәхәлләсеннән Һади Мәзин һәм Майбәдәр кызлары. Һади Мәзин озын буйлы, дингә бирелгән, үзендә Олы Мәңгәрнең шәҗәрәсен саклаган шәхес.(Бу шәҗәрә ахырдан авыл аксакалы Сабитов Мәликкә күчә, аннары әтисе Мәңгәрдә туган күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов кулына эләгеп эшкәртелә һәм шунда саклана).
Һади Мәзин мут кеше булгандыр,хатыны Майбәдәр өстеннән ,олыгайгач та Мөндешнең Гарифә исемле хатын янына барып йөрде. Без аның, озын буен бераз бөкрәйтеп, ашыкмый гына Мөндешкә киткәнен артыннан карап кала идек. Гарифә апаны утыртып, атка әйберләрен, ярган утыннарын төяп Мәңгәргә алып кайтканы әле дә күз алдымда тора. Шуннан соң ул ике хатын белән яшәде.
Зәйнәп апа Мәңгәрнең Гариф исемле кешегә тормышка чыга. Гариф Мәңгәрдә һәм тирә-як авылларда дан тоткан йөгерешче булган, аны байлар күрше Сабантуйларына, җыеннарына алып бара торган буланннар. 19 ел яшәгәч Зәйнәп апа аннан аерылып кайткан. Аның Гаяз, Раушан исемле уллары инде бакый дөньяга күчтеләр. Ә кече кызлары Зәйтүнә авылның мөхтәрәм карты, озак еллар Мәңгәр мәчетендә имам булып торган Илфар абый Әрдәшев белән матур гаилә булып гомер кичерәләр.
Илфар абыйның әтисе Нурый абый Әтнәдә, Мәңгәрдә төрле оешмаларда эшли. Әнисе –авылның Гыйлаҗев Җәләй кызы Мәфтуга яшьләй үлә. Әтисе дә шул вакытларда дөнья куя. Җәләй абый үзе карап, тәрбияләп торган инеш кырыена урнашкан тәмле сулы атаклы ”Җәләй чишмәсе” белән халык күңеленә кереп калды. Җәләй абый вафатыннан соң , ятим калган чишмә, шул тирәдә яшәүчеләр “тырышлыгы “ белән юкка чыкты… Илфар абый әтисенең әнисе Бәдиголәҗамал тәрбиясендә үсә.
Тарих сукмакларында адашып, әллә кайларга кереп барам түгелме соң? Минем сүзем Газзә әби турында иде бит. Ул чын мәгънәсендә Мөхәммәт Мәһдиевнең Мәрфугаттие булган икән.
Газзә әби дә табигать кочагыннан кайтып кермәде. Яз көне какыга йөрүдән дару үләннәре җыюга күчә, аннары җиләккә йөри. Арыш урагы өстеннән көзгә кадәр Тирән Үзәк, Уразмәт, Түгәрәк куакка чикләвеккә йөри.
Миләш, балан , гөләп тә аның игътибарыннан читтә калмый. Иртә таңнан торып, үзе генә ,бала-чага ияртеп тә ул табигатькә ашыга. Балаларга аның белән йөрү горурлык, чөнки җиләк, чикләвеккә бай урыннарны Газзә әби кебек оста белүче авылда юк.
Табигать шифасы да тигәндер, Газзә әби авыруы белмәде, М. Мәһдиев Мәрфугаттие кебек озак яшәде. Күзләре күрми башлагач , 91 яшендә аның күзләренә операция ясыйлар. Күрә башлый. Врачларның операциядән соң сакланырга кушуларын саңга да сукмый. Йөри, эшли,күтәрә.Тик утыруны аның рухы күтәрә алмый. ”Газзә әби, күзләрең күрә башлагач рәхәтме соң?”- дип сораучыларга ул, кырыс кына “юк “ дип җавап бирә. Бәлки ул үзенең тормышы азагына якынаюын чамалагандыр. Илфар абый Әрдәшев болай дип искә ала:”Операциядән соң, Гәззә әбине дә алып,ат җигеп гаилә белән чикләвеккә киттек.Чикләвеккә мавыгып китеп Газзә әбине онытып җибәргәнбез. Карасак — әби юк. Кычкыра-кычкыра озак эзләдек, шактый еракка киткән, гөләп җыеп йөргән әбине көчкә эзләп таптык”.
Табигать карчыгы шәфкатьле дә иде. Сугыштан соңгы авыр еллларда колхозга кермәгән Сәпәр бабайның, аның вафатыннан соң да озак яшәгән карчыгына да,землянкада яшәр чамасы калмаган авыру Әхмәдуллин Абдуллага да багыш-күреш, ярдәм итеп яшәде.
Газзә әби 93 яшькә кадәр яшәп, изге ,табигать карчыгы булып,узган гасыр азагында бакый дөньяга күчте.Мәңгәр халкы аны зур хөрмәт хисе белән искә ала.
Минем бу язмам минем тарафтан искә алынган барлык әрвахларга дога булып ирешсен иде.
Илсур Шакиров,
Олы Мәңгәр авылы,
май,2016 ел