Аяк асты тулы үлән
Туган җиребез Татарстанның табигате искиткеч гүзәл, аның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы гаять бай. Урманнарында, болыннарында, кырларында,су буйларында ашарга яраклы күп төрле үләннәр, җиләк-җимешләр,чикләвекләр, гөмбәләр үсә. Сулыклары балыкларга, урманнары җәнлекләргә бай.
Халык бу хәзинәне элек-электән киң кулланган. Алардан ашамлыклар, аш тәмләткечләр әзерләгән.Табигать аның даруханәсе дә булган.
Күп кенә кыргый үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең кеше өчен бик кирәкле витаминнарга,аксымнарга,углеводларга,минераль тозларга бай икәнлеген фән күптән исбатлаган.
Ачлык,сугыш елларында халыкны ач үлемнән алып калуда табигатьнең роле искиткеч.Халык ачтан интексә дә,витамин кытлыгы кичермәгән,түземсезләнеп кар астыннан беренче үләннәр чыгуын көткән.
Элек халык төрле шифалы үләннәрне җыйнау срокларын,аларны әзерләү ысулларын яхшы белгән.Күп өйләрнең чормаларында,караңгы чоланнарында көлтәләп тә,кечкенә киндер капчыкларда да төрле-төрле дару үләннәре эленеп торыр иде.Олы Мәңгәр мәктәбе укытучылары Гарифҗан ага Галиәхметов,Асия апа Бакировалар Әтнә төбәге халкын дару үләннәре белән тәэмин итеп,халыкның олы рәхмәтенә ия булдылар. Аларның урыннары оҗмахта булсын.
Ашарга яраклы үләннәрне бигрәк тә язын,организмда витаминнарга мохтаҗлык артканда куллану файдалы. Ләкин без бу хакыйкатьне онытып җибәрәбез. Күбрәк даруханәләрдәге сыйфатсыз,кыйммәт,шикле даруларны өстенрәк күрәбез.
Кыргый үләннәрнең составына яшәү терәге булып саналган С витамины керә.Ул күбрәк кычытканда,кузгалакта,юада,какыда,балтырганда, гөләптә, баланда,карлыганда,мүк җиләгендә,каен һәм җир җиләгендә бик күп. Бу витамин җитешмәсә,кеше тиз арый,аның эшкә сәләте кими.
А витамины җитмәсә,кешенең үсеше тоткарлана,ул ябыга,тиз арый,күрү сәләте кими. Ә А витамины каротиннан ясала. Каротин исә кычытканда,миләштә,гөләптә күп. Без чүп үләне дип яратмый торган көтүче сумкасы үләнендә ул кишердәгегә караганда, В 2 витамины кәбестәдәгегә караганда да күбрәк. Менә сиңа чүп үләне!
Балаларны рахит авыруыннан саклый торган D витамины симез балык һәм ак гөмбәдә күп.
Канны яхшырта торган тимер тозлары кура җиләгендә, кара җиләктә күп. Ә каен җиләгендә ул лимонда, апельсинда, виноградтагыга караганда да күбрәк.
Кыргый җәнлек,кош итләре дә витаминнарга,аксымнарга байрак булулары һәм организмда яхшырак үзләштерелүләре белән йорт терлекләре һәм кошларыннан аерылып торалар.
Табигать хәзинәләреннән шулпалы ашлар,икенче ашлар,татлы эчемлекләр һәм камыр ашлары,салатлар һәм кышка төрле тәмләткечләр,компотлар һ.б. әзерләргә була.Бу ризык төрләндерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Элек халык табигать хәзинәләреннән күбрәк файдалана иде. Көз көне миләшкә,баланга семьялар белән йөриләр иде.Урман чикләвегенең ашаганннан калганын,авыр йөк белән бастырып куялар.Кышкы озын кичләрдә,буранлы көннәрдә чикләвек ашап рәхәт чигәләр. Ә кышкы салкыннарда печәнлектәге хуш исле елга печәне астында сакланган миләштән һәм киптерелгән шомырттан да тәмлерәк җимеш булмый иде.
Салат оны кушып пешергән балан бәлешенең тәме әле дә авызда тора. Хәзер исә балан катыгына квас оны яки арыш онын кыздырып кушалар,ә элекке балан бәлеше килеп чыкмый.
Без-бала –чага,ул вакытларда кәҗә сакалы,кузгалак,акбаш,какы(аны сезонында пар җиреннән капчыклап җыялар иде),балтырган,юа һ.б.үләннәр белән туклана идек.Ярым ач булсак та,бездә витаминнарга кытлык юк иде.
Шомыртны без тоз белән(шикәр комы бик эләкми)сикертеп ашый идек.Авызлар кап-кара була,чикләвек ашап телләр ярылып бетә.Ниндидер бармак башы зурлыгындагы йонлач җир бәрәңгесен казып алып,әрчеп ашыйбыз.Тәмле иде.
Ипи салыр вакыт җиткәч, әни: «Бар,улым, Дүңкә (чын исеме Дуня) апаңнан чүпрә алып кайт,-дип бер-ике күкәй тоттыра.Чымырдап торган, хуш исле колмак чүпрәсе кайтканда хәйран кими.Ул чүпрә белән ачытып пешергән ипи хуш исле булыр иде. Хәзер андый икмәк пешермиләр.Колмак җыючы да юк.
Хәзерге балалар мондый табигать байлыкларына битараф. Ашарга яраклы үләннәрне белмиләр,белгәннәрен дә ашамыйлар.Аларга экзотик җимешләр,әллә нинди ят исемле,матур каплардагы каткан,кипкән нәрсәләр,төрле төстәге газны сулар кирәк.Ул ризыкларның төрле химик кушылмалар кушып әзерләнгәнен,организм өчен зарарлы икәнлеген балалар белми,әти-әниләре белсәләр дә ашаталар үзе.
Без — табигать балалары. Безнең организм үзебез туып үскән җирлектәге табигый ризыкларга җайлашкан .Ә читтән китерелгән киви,ананас,бананнар аның өчен ят.Аларны чамадан тыш кулланып без организмны азапламыйбыз микән?Хәзерге авыруларның күбесе бәлки шуннан киләдер.Маймылларга,көньяк халыкларына банан файдалыдыр,ә безгә-юк.
Хәзер кибетләрдә безгә якын булган алма тулып ята. Кызылы,яшеле,катысы,йомшагы…Ник бер тырналган эзе ,ник бер корт тишеге булсын. Ничек саклыйлар икән аны дип аптырарлык. Өйдә,гадәти шартларда алманы кыш буе саклау мөмкин түгел. Димәк,монда да химия. Минем кайдадыр укыганым бар:экологик иң чиста алма-ул корт кергән алма. Корт безнең шикелле җүләр түгел, агулы алманы ашамас.
Яз аена кердек.Организмга нәрсәдер җитми шикелле.Кыйммәт булса да җиләк-җимеш ашарга тырышыйк,үлән чәйләре эчик,көздән җыйнаган миләш,балан,гөләп,шомыртларны эзләп табыйк,күбрәк кояшта булырга тырышыйк.Озакламый үләннәр чыгар.Кычыткан,балтырган,сәрдә ашлары пешерик.Бу үләннәрнең яфракларын бармак киңлегендә аркылыга турап,аш пешеп җитәргә 5-7минут кала шулпага салырга һәм акрын гына кайнатырга,табынга каймак белән бирергә.Кузгалак,какы,акбаш,кәҗә сакалы,юа ашарга онытмыйк.Сәламәтлекне сатып алып булмый.Аны саклап кына була.
Сәламәт булыйк!
Илсур Шакиров
Олы Мәңгәр авылы,
Әтнә районы.