Тапканнарым

Тормыш — диңгез, диләр…
Суга сусап,
очкын чәчеп, эчкә керелгән.
Дулкынының әче тоз исенә
ихлас күндем…
Хак. Күнегелгән.
Су күбеге,
хәтәр шауласа да,
кубарылып,
өскә чөймәде.
Күкрәгенә авып төшәсемне
күзаллады, бәгырь…
Җәлләде.
Күнеп яшәүләргә җитәме соң?
Күнмәгәннәр күптән
күбенгән…
Берән — сәрән энҗем
җемелдиләр.
Тапканнарым —
Тормыш төбеннән…

Надия ВӘЛИЕВА
Казан -Мокшы

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!