Әтнә сәхнәсендә
бер кыз бии-
аягында — яшел читекләр.
Күбәләктәй очып,
ашыгып бии,
гүя, каядыр ул кичеккән.
Кичекмәгән, тизрәк биеп кереп
читекләрен килә
карыйсы.
,,Мәле, сеңелем, ки
син боларны!» – дип,
бирде аңа Гомәр
абыйсы.
Яшел читек кызыл
бизәк белән
каюлап — каюлап
чигелгән.
Өлгеләре алынгандыр кебек
аландагы урман
гөленнән.
Сәхнә түрен яулап
алган бүген
сихри бию – “Татар
биюе”.
Дөньяларын онытып уйный
тальян,
түзә генә күрсен
күреге.
Ә кызның башында ап — ак калфак!
Ак күгәрчен, гүя, һавада.
Кулы — канатлары
бер кагынса —
Очар кебек әллә
кайларга.
Шулкадәрле матур бии ул кыз:
Яшьлек назын кушып, онытылып,
гүя, барлык хисен,
бар моңнарын
кешеләргә илтә,
омтылып.
Кыз биегән шушы
бию белән
дөнья гизә “Татар
биюе”.
… Ап — ак калфак,
яшел читек кигән
Татар кызы —
ул бит — мин идем…
Оркыя Фәсхиева
Казан шәһәре