Кими бит, җәмәгать…
Урта мәктәпнең биология курсыннан билгеле булганча, организмнар киләчәк буыннарга үзләренең билгеләрен бирергә, ягъни үзләренә охшаш организмнарны тудырырга сәләтле. Бу нәселдәнлек информациясенең буыннан буынга күчә килүенә нигезләнгән һәм ул геннар ярдәмендә тормышка ашырыла. Милләт вәкилләренең яңа буыннар барлыкка китерү өчен сәләтле булган геннары җыелмасын милләтнең генофонды дип атыйлар. Һәрбер милләт вәкиленең иҗтимагый-экономик, политик вакыйгаларга, тарихи шартларга, табигый-биологик факторларга бәйлелеге милләт генофондының сыйфатын билгели. Милләт генофонды милләтнең тарихын, аның хәзергесен һәм киләчәген күрсәтә. Гади генә итеп әйткәндә, һәрбер кеше үз милләте генофондына өлешен кертә.
“Ген”, “генетика”, “генофонд” төшенчәләре белән таныш булмасалар да, бабайларыбыз яхшы нәсел калдыру, нәсел чисталыгына зур игътибар биргәннәр.
Малайларын өйләндерү, кызларын кияүгә бирү вазыйфаларына алар җитди караганнар. Туганлашасы нәселнең борынгы буыннарында нәелдән-нәселгә күчә торган чирләр, яман гадәтләр бармы-юкмы икәнлегенә игътибар иткәннәр.
Җәмгыятьтә затлы, эшчән, ялкау, физик таза, тәмәкече, сирәк булса да хәмергә битараф булмаган нәселләр дә булган. Кайвакыт балаларының мәхәббәтенә каршы килеп булса да, алар нәсел чисталыгын, ягъни хәергечә әйтсәк, милләт генофондын үстергәннәр.
Милләтнең “интеллектуаль генофонды” дигән төшенчә дә яши. Моны үстерү өчен 19 гасыр ахыры, 20 гасыр башларындагы татар мәгърифәтчеләре, әдипләре, фән эшлеклеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыри, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Ризаэтдин Фәхретдин һ.б. дистәләгән татар эшлеклеләре зур тырышлык куйганнар. Бу чорда татар әдәбияты, мәгърифәте, мәгарифе зур үсештә була. Басылган татар китапларының, татарча гәҗит-журналларның төрлелеге, тиражы да гаҗәпкә калдыра. Татарлар өчен дөньяви, рус мәктәпләре, хатын-кызлар өчен уку йортлары ачылу күп нәрсәләр турында сөйли. Күп мәдрәсәләр белем бирү дәрәҗәсе буенча аерылып торганнар, аларда дин гыйлеме белән бергә дөньявый фәннәр дә укытылган. Бу мәдрәсәне тәмамлаучылар гарәп,латыйн телләреннән тыш берничә чит тел дә белгәннәр. Алардан күренекле татар мәгърифәтчеләре, әдипләре, галимнәре чыккан.
Октябрь революциясе бу яңарышларны “искелек калдыгы” дип игълан итеп,аларга каршы “кызыл террор” башлады.Халыкның зур таянычы булган дин законнан тыш дип игълан ителде.Күпме дин әһелләре ,мәгърифәтчеләр,галимнәр,ягъни халыкны агарту өчен янып-көеп йөргән ,аның интеллектуаль өлеше юк ителде.Колхозлашу чорында крестьяннарның иң булдыклы,иң эшчән катлавына “кулак” ярлыгы тагылып себергә сөрелделәр яки юк ителделәр .Халыкның фикер йөртә алырлык ,белемле вәкилләрен(укытучылар,врачлар,фән эшлекләре ,әдипләр һ.б.) “халык дошманы” исеме тагып төрмәләрдә,каторгаларда юк иттеләр.Кара язмыш аларның гаиләләренә дә кагылды.Болар бөтенхалык ,шул исәптән татар милләте генофондына тискәре ,йогынты ясамый калмады,билгеле.Гарәпчәдән латыйн графикасына ,аннары кириллицага күчү дә татарның интеллектуаль үсешенә киртә булды.Хәзерге буын гарәп графикасы белән басылган күпме мәдәни,әдәби,фәнни хәзинәне укудан мәхрүм.
Узган гасырның икенче яртысында мәгариф өлкәсендә башланган төрле реформалар ,дәрес программаларының ,дәреслекләрнең туктаусыз үзгәреп торуы, балага аңлаешсыз телдә басылуы ,иң кирәкле фәннәрнең сәгатьләре кыскаруы ,сызым,астрономия кебек фәннәрнең мәктәп программасыннан бөтенләй төшеп калуы,реактивлар,җивазлар җитмәү сәбәпле (хәзер аларның бәясе искиткеч кыйммәт)физика ,химия ,биология кебек фәннәрдән лаборатор ,практик эшләрне эшли алмау ,сочинение һәм башка өйгә бирелгән биремнәрне ,башны эшләтмиче,компьютердан гына чәлдерү,белем бирүне БДИ га әзерләнүгү генә әйләндереп калдыру,укыту-тәрбия төшенчәсеннән тәрбия өлешенең төшеп калуы – болар барысы да балада фикерләү сәләтенең кимүенә китерә.
Илдә алып барылган сәясәт нәтиҗәсе буларак ,яшьләрнең азмы- күпме сәләтлерәк өлеше авылдан таю ягын карый.Авылда интеллекты түбәнрәк ,аннан китәргә мөмкинлеге булмаган яшьләр генә кала.Авыл картая.Авылда калган яшьләрнең балалары 9 нчы сыйныфны тәмамлагач ,БДИ бирүдән куркып,мәктәптән китә.10-11 сыйныфларда берничә сәләтлерәк бала утырып кала.Бу мәктәптә балалар санының тагын да кимүенә,күпчелек урта мәктәпләрнең бетеп,тугызеллык мәктәпләргә калуына китерә.
Бу мәгариф түрәләренең яратып әйтә торган сүзе- “оптимизация “ дип атала.Оптимизация нәтиҗәсендә мәктәпләр ябылу,нәтиҗәдә авыллар бетү түрәләрне борчымый.
Мәгариф – тәҗрибә кролигы белән бер. Аның белән нинди генә тәҗрибәләр ясамыйлар, нинди генә системаларны сынамыйлар, новатор мөгәллимнәрнең методикаларын өйрәтәләр. Мәгариф үсештә дип әйтергә дә уңайсызланмыйлар. Ә күпчелек дәү агайларның балалары, нигәдер, чит илләрдә белем ала, чит телләрне үзләштерә, бизнес белән шөгельләнергә өйрәнә. Аларга ватаннарында югары хезмәт хаклы эш урыннары инде әзерләп куелган. Ә авыл мәктәпләрендә, матур яңгырый торган технология дәресләрендә малайлар кызлар белән бияләй бәйләргә өйрәнә… Үсә булачак ирләрнең интеллекты!!!
Мең бәләләр белән урта мәктәп бетереп, күп расходлар тотып ВУЗ га кереп, тагын да зуррак расходлар тотып, аны бетереп чыккан яшьләр өчен яңа сират күпере – эшкә урнашу проблемасы туа. Синең армиядә хезмәт итеп кайтуыңны да исәпкә алучы юк.
Хәзерге урта белем алган, ВУЗ тәмамлаган яшьләрнең белем дәрәҗәсе, дөньяга карашы, урысча әйтсәк, ”кругозоры”, элегерәк замандагылар белән чагыштырганда түбәнрәк икәнен, үз тәҗрибәмнән, күзәтүләремнән чыгып курыкмыйча әйтә алам.
Хәзер газета-журналларны аз укый, яки бөтенләй укымый торган буын формалашты.
Матур әдәбият, татар китаплары бик аз укыла. Ә чын китапны бернинди дә компьютер, наотбук, интернетка керә ала торган замана телефоннары да, китапның электрон варианты да алыштыра алмый. Китап укымагач кешенең тел байлыгы үсми. Китап синең дөньяга карашыңны киңәйтә, белемеңне арттыра. Кызганычка каршы, бу хакыйкатьне хәзер күп кеше аңламый.
Яшьләрнең иң сәләтлеләре, монда югалудан куркып, чит илгә китү юлларын эзли, таба һәм шунда кала да. Урыс моны “отток мозгов” дип атый. Шуннан соң милләт генофонды турында нәрсә әйтеп була!?
Милләт генофондына тормыш шартларының йогынтысы зур.Кризис дип бәяләрнең туктаусыз арта баруы,ә хезмәт хаклары,пенсияләрнең бер урында таптануы,эшсезлек арту,киләчәккә бернинди ышаныч булмау,балалар ,оныкларның киләчәге өчен куркып яшәү кеше,милләт генофондына тискәре йогынты ясый.
Элек авыл генофонды тотрыклы булган,әдипләр,фән эшлекләренең күбесе авылдан чыккан булса да ,хәзерге үлеп баручы авылдан моны көтеп булмый.
Урысның күп кенә күренекле шәхесләре татардан чыккан ,аның хәзерге рухи дөньясы формалашуда да татарлыкның ролее зур.Моны берәү дә инкарь итә алмый.Шундый татар милләтенең генофонды кими,теленең акрынлап бетә баруын күрү күңелдә шом тудыра бит ,җәмәгать! Мин –карт кеше,бәлки хәзерге тормышны аңлап бетермимдер,ялгышамдыр.Аллага тапшырдык…
Илсур Шакиров
Әтнә районы,Олы Мәңгәр авылы.