Татар теле

Татар теле, җандай якын Анам теле –
Милләтемнең шиңү белмәс назлы гөле.
Җир шарында күп телләр бар, төрле-төрле,
Иң ачысы, иң татлысы татар теле!

Татар теле, бик борынгы бабам теле,
Сакчысы син милләтемнең, нык терәге.
Саклыйк телне, яклыйк телне, әй милләтем!
Бу бит бөек Тукайның да зур теләге.

Халкым минем! Издермик без татар телен!
Саклыйк, яклыйк һәм көрәшик аның өчен,
Тап төшермик без бабалар мирасына,
Бай хәзинә итеп саклыйк алар эшен!

Гөлзилә Гафурова 

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!