Татар

 

Палачларның явыз бурзайлары
Йолыкканда горур җанымны —
Үзең булсаң! — димен. Үзең булсаң! —
Дөнья белмәс гаҗиз чагымны.

Үзең булсаң, төн куеныннан шыткан
Таңда күрмәс идем кан төсен.
Үпкәләргә тулган шөбһәләрне
Син таратыр идең барысын.

Телсез-чукрак тәкъдирләрдән аяп,
Үксезлектән йолыр идең дә,
Дала бәгырендә онытылган
Канатлы рух калкыр иңемдә.

Үзең булсаң, бишек җырларыма
Аклануны кушмас идем дә…
Үз канымнан җиде ятлар туса,
Ни йөз белән багыйм Иделгә?!

Дөньясына аңлатасы иде,
Бу туфанның бөтен дәһшәтен…
Татар дигән бөек исемең бар —
Үзең булсаң икән, ДӘҮЛӘТЕМ!

Гөлүсә БАТТАЛОВА
06.10.2017.

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!